Сусауны баса торган лимонадлар (рецепт)
Төрледән-төрле ни төрле

Сусауны баса торган лимонадлар (рецепт)

Җәйге эссе көндә сусауны баса торган 3 төрле лимонад рецепты.

Лимон һәм әфлисунлы лимонад. 1 лимон белән 1 әфлисунны берничә секунд кайнар суда тотарга һәм аннары кабыкларын кыргыч белән кырып алырга. Кайнатылган 2 литр җылымса суга шул лимон һәм әфлисунның суын сыгарга, кырып алынган кабыкларын да салырга. Тәменчә 100-150 грамм шикәр комы өстәргә. Лимонадны суыткычта суытырга, аннары сөзәргә кирәк.

Имбирле лимонад. 1 лимонның башта — кабыгын кырып, аннары согын сыгып алырга. 30 грамм имбир тамырының кабыгын чистартырга һәм угычта уарга. Кәстрүлгә 1 стакан су, уылган имбирне, лимон согын һәм кабыгын, 3 аш калагы бал салып, талгын утта 15-20 минут пешерергә. Суынгач, сөзәргә һәм тагын теләгән кадәр су кушарга, тәменчә бал өстәргә була.

Җиләкле лимонад. 300 грамм җиләккә 120 грамм шикәр комы салып, блендерда вакларга. Аннары шуңа 1 бөтен һәм тагын ярты лимонның согын сыгарга, ә калган ярты лимонны түгәрәкләргә кисеп салырга. Әлеге массага ярты литр кайнаган кайнар су кушарга. Суынгач, суыткычка куярга. Бу лимонадны эчәр алдыннан 2-3 литр, гомумән, тәменчә, теләгән кадәр су өстәргә кирәк. Стаканга салгач, боз һәм бөтнек яфраклары белән бизәргә мөмкин.

Интертат


Нет комментариев