Төрледән-төрле ни төрле

Сода+уксус+лимон кислотасы җиһазларны ялт иттерә

Өйдә булган гап-гади әйберләр кайчак кыйммәтле чараларны да алыштырырга мөмкин.

Мәсәлән, өй җиһазлары, шкаф, линолеум, плитка, батарея һәм көнкүреш техникаларын чистартырга, тапларны да түбәндәге катнашма белән бетерергә була.

1,5 л җылы суга ике аш калагы сода, ике аш кашыгы уксус эремәсе, бер аш кашыгы лимон кислотасы салып болгатырга. Әлеге эремәдә губканы чылатып таплы, пычранган әйберләрне сөртергә. Бик нык каткан урыннарга пульвезатор белән сиптереп, бераз тотканнан сөртеп алырга була.

Чыганак


Нет комментариев