Сливалар өлгергән чак. Кышка тәмле кайнатмалар ясап калырга ашыгыгыз.
Кирәк булачак:1,1 кг шикәр комы, 1,2 кг слива, 120 мл су.
Сливаны юып, төшләреннән арындырабыз. Өстенә шикәр комы сибәбез дә болгатабыз. Су өстәп, кайнатырга куябыз.
Шикәре эрегәнче болгатып торабыз һәм уттан алабыз. 3 сәгать тоткач, тагын 7 минут кайнатып алабыз. Аннары тагын 8 сәгать тотабыз да кабат кайнатабыз. Кайнап чыгып, 10 минут торгач, уттан алып, банкаларга тутырабыз.
Нет комментариев