Өйдәге «яхшы» яки «начар» зонаны ничек билгеләргә
Һәр йортның үзенә хас кабатланмас энергетикасы була, ә өйдәге уңай яки кире мохитне кеше үзе тудыра.
«Яхшы» яки «начар» зонаны билгеләве авыр түгел. Уңай энергия булган бүлмәдә түгелгән су ялт кибә, өзелгән чәчкә озак сулмый утыра, шәм ялкыны һәрвакыт тигез һәм югары яна. Начар энергия тупланган урында җиргә ыргытылган тиен акча ишетелер-ишетелмәс кенә чылтырый яки бөтенләй чылтырамый. Бу урында сөт тиз ачып чыга, ә ак май күз алдына эреп бетә.
Йортка начар энергия алып кайту киңәш ителми. Шул рәвешле бервакытта да начар кәефтә кайтмагыз, тискәре уйларыгызны урамда калдырыгыз, чөнки йорттагы бөтен нәрсә дә аларны тиз генә үзенә сеңдереп алучан. Көзгене атнасына бер тапкыр булса да салкын су белән юып торырга кирәк.
Көзгедән башка, мендәрләр дә үзләренә «яманлыкны» җыючы булып тора. Шуңа күрә мендәргә капланып еламагыз. Күз яшьләрегезне кулъяулыкка сөртегез, аны шунда ук юып, үтекләп кую хәерле булыр. Өске һәм аяк киемнәрендә дә урамнан өйгә кире мәгълүмат ияреп кайта, шуңа да аяк киемен юып куегыз, ә өске киемегезне агач шкаф эченә элегез. Агач начар энергетиканы тотып кына калмый, шулай ук әйбергә уңаен сеңдерә.
Бүлмә гөлләре дә өйдәге мохиткә тәэсир итә. Япон чаганы, яран гөл, мүк, традесканция гөлләре сәламәтләндерү сәләтенә ия. Гөлләрдән тыш, йорттагы энергетиканы су яхшы сафландыра. Төнгелеккә стакан белән су утыртыгыз да, иртән аны тышка чыгарып түгегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев