Юлия Идрисова (Данилова) киңәше.
Әгәр сырны суыткычта озаграк тотсак, ул бозыла башларга мөмкин. Тәмле ризык әрәм булмасын дисәгез, аны морозилкада саклагыз.
Сырны кечкенә кисәкләргә бүләбез. 2-3 кисәкләп пергамент кәгазьгә төреп, контейнерга салабыз.

Аны морозилкага алып куябыз. Кирәк вакытта, шул төрелгән сырны алып, суыткычта калдырып җебетәбез.
Ул болай озаграк саклана, бозылмый һәм сырга бернинди ис, тәм керми.
Нет комментариев