Тәмле конфет рецепты.
Кирәк булачак: 1/2 литр сөт, 3 стакан шикәр комы, 1 стакан коры сөт (сухое молоко), 100 грамм ак май.
Майдан кала, барлык ингредиентларны да кушыгыз һәм бутагыз. Катнашманы кәстрүлгә салып, кайнарга куегыз. Масса көрән төскә кергәнче болгаткалап торыгыз. Шуннан соң гына ак майны өстәп, әзер булганчы утта тотыгыз.
Карамельне әзерләү өчен 1,5 сәгать вакыт китә. Азрак кайнаткан очракта, куертылган сөт чыгачак. Артыграк кайнатсагыз - ирис кәнфите.
Нет комментариев