Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Өч иң файдалы гөл - алоэ, ярангөл, кактус

Бу гөлләр йортны да бизиләр, шулай ук, шифа да бирәләр. Шифалары нидә?

Алоэ. Бу гөлнең яфраклары бүлеп чыгарган махсус матдәләр линолиумнан таралган агуларны йота. Шулай ук, кышын була торган электрлашуны бетерә. Төнлә алоэ кислород бүлеп чыгара. Шуңа аны йокы бүлмәсенең иң түренә куегыз. Шулай ук алоэның суы ярдәмендә томау төшүне, ашказаны авыруларын дәвалыйлар. Ә юылган һәм икегә бүленгән яфракларын ярага бәйләргә була. Бу гөл яхшы дезинфекция чарасы, җәрәхәтләнгән тәннең төзәлүен тизләтә. Чыгышы белән ул — чүлләр иленнән.

Ярангөл. Элек аннан ясалган компресс ясаганнар. Шулай томау, колак сызлавын, баш һәм мускул авыртуларын дәвалаганнар.  Бу үсемлек бүлмәдә җыелган һаваны яңарта, микроблар һәм артык дым белән көрәшә. Аны кухняга, йокы бүлмәсенә куйсаң яхшырак. Бары тик ята торган урынга якын куймагыз. Чөнки аның исе кан басымын төшерә, йоклый алмый интеккәндә булыша.

Кактус. Ул әллә ни тәрбиядә таләп итми. Аны йокы, бала бүлмәсенә түгел, ә эш бүлмәсенә куегыз. Ул компьютердан чыккан нурланышны «йота».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев