Облепиха 100 авыруга каршы торырлык шәп дару
Сырганак (облепиха) - поливитаминнарның иң яхшы табигый чыганакларыннан берсе. Аның җимешләре, яфраклары, кабыгы дәвалау максатларында киң кулланыла, витаминнарга, микроэлементларга бик бай.
Сырганак мае тире пешүләрне, яраларны һәм акрын төзәлүче җәрәхәтләрне дәвалауда файдалы, чөнки анда тире сәламәтлеге өчен кирәкле туклыклы компонентлар бар һәм картаю процессын акрынайта.
Сырганак мае төрле авыруларны дәвалауда кулланыла: ашкайнату органнары авыруларыннан алып иммун системасына кадәр. Эчәк җәрәхәтләрен, диарея, аллергияне дәвалауда, эндокрин система авыруларында, ревматизмда, бавыр авыруларында, алкоголизмга, анемиягә каршы кулланыла, ялкынсынулар белән көрәшә, токсин-шлакларны чыгара, метаболизмны яхшырта, хатын-кыз авыруларын, яман шешне кисәтә, нерв системасын тынычландыра.
Антибактериаль үзлекләре ашказан-эчәк инфекцияләренә каршы ярдәм итә. Моннан тыш, стресс белән көрәшү ысулларының берсе булып тора. Сырганак мае жыерчыклардан да көрүшүдә кулланыла. Бу җиләкләрдә витаминнарны саклауга ярдәм итүче мембраналар бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев