Яңа ел табынына бер дигән.
Кирәк булачак: Сыр (250 грамм), мандарин (500 грамм), сарымсак (2-3 тырнак), майонез я каймак (200 грамм)
Сырны шакмаклап турарга. Сарымсакны пресста издерергә. Майонез я каймак салып богатырга. Мандариннарны кабыкларыннан чистартып, кисәкләргә аерырга. Һәр кисәген ике өлешкә кисеп, тирән савытка салырга. Сырлы катнашманы өстәп болгатырга.
Савытка махсус боҗра куеп, шуның эченә мандаринлы салатны салырга. Салат өстен боҗралап тезелгән мандарин кисәкләре һәм сыр белән бизәргә.
Фото:100 меню
Нет комментариев