Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

«Лайфхак»лар: көзгене, тәрәзәләрне глицерин кушылган спирт сөртеп чистартсагыз, алар тирләмәс

Көндәлектә кирәге чыгардай киңәшләр.

* Чәнечке һәм кашыклар кибеттән сатып алгандагы шикелле ялтырап торсын өчен, аларга лимон согы ышкып, бераз тотыгыз. Яхшылап юып, корытыгыз.

* Көзгене һәм тәрәзәләргә глицерин кушылган спирт сөртеп чистартсагыз, алар тирләмәс.

* Бер аш калагы крахмал салынган су белән юганда, тәрәзә пыялаларында эз калмый, ул ялтырап торачак.

* Кышын тәрәзәләр бозланмасын өчен, ярты литр суга бер аш калагы тоз салып эретегез. Махсус сиптерегеч ярдәмендә, шуны тәрәзәләргә сибеп, яхшылап кортыгыз. 

* Аш бүлмәсендәге тастымалны башта уксуслы суда тотып, аннан соң юсаң, тәмсез ис килмәс.

* СВЧ пичне чистарту өчен, савыттагы суга бер телем лимон салып, шуны кайнатып чыгарыгыз. Пич эшләүдән туктагач, кимендә, биш минут капкачын ачмый торыгыз.

* Юган чакта кием-салым бөгәрләнмәсен өчен, кер юу машинасы барабанына юыласы әйбер белән бергә берничә кисәк боз салыгыз.

* Кер юу машинасына порошок белән бергә 5 грамм лимон кислотасы салып юсагыз, киемегез тәнегезгә ябышып интектермәс.

* Ваннаны икегә киселгән грейфрут белән чистартсаң, чистара да, күгәреге дә бетә.

* Туалет бүлмәсендә һава яхшы булсын өчен, унитазны чистарта торган ёршикка берничә тамчы эфир мае тамызырга була.

* Унитаздагы «бачок»ка бераз кер юу өчен кулланыла торган кондиционер салсагыз, су агызган саен, туалет бүлмәсендә саф ис таралачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев