Кулыгыз һәрвакыт матур булсын
Авыл бакчасында яки дачада эшләп кулыгыз тупасланса, түбәндәгеләрне эшләп карагыз.
Җәй көне бакчада эш бетеп тормый, чүпне утап бетердем дип кенә уйлыйсың, ике-өч көннән ул тагын күкрәк үсә башлый. Чүп утый-утый, кул тиресе ярылып, тупасланып бетә. Моннан котылу өчен, кичләрен үзегез өчен берничә минут вакыт табып, түбәндәгеләрне эшләп карагыз әле.
- Пычранган кулны бик аз гына уксус яки лимон кислотасы салган су белән юыгыз. Әгәр бакчагызда рәваҗ (ревень) үссә, шуның белән ышкыгыз, аннан соң су белән юып төшерегез.
- Гел җирдә эшләгәнлектән, кул бармагы тырнаклары юкара, сынучанга әйләнә. Моңа юл куймагыз, атнага 3 мәртәбә кулларыгызны кофе түбе салынган суда 10-15 минут тотыгыз. Кофе түбен 1 стакан суга 1 чәй калагы исәбеннән алыгыз. Кулыгызны сөртеп, крем сылап куегыз.
- Кул тиресе йомшак булсын өчен атнага 2 мәртәбә маска ясагыз:1 күкәй сарысына 1 аш калагы бал, 1 аш калагы төелгән солы ярмасы кушып болгатыгыз. Шул катнашманы кулыгызга сөртеп, 15-20 минут тотыгыз. Югач крем сөртергә онытмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев