Тавык күкәе – туклыклы һәм тәмле ризык. Аның сарысы аеруча файдалы.
- Тавык күкәен кетәклектән алып кергән көнендә үк ашаганда күбрәк файдалы.
- Күкәйне салкынча урында яисә тоз эчендә сакларга кирәк.
- Күкәйнең сарысы аеруча файдалы. Ул тулысынча диярлек эшкәртелеп, файдалы матдәләргә бүленеп бетә; йөрәкне, мине һәм тәнне ныгыта; күкрәкне, үпкәләрнең эшчәнлеген яхшырта; ашказаны, эчәк, сидек куыгы авыруларын дәвалый; күп кан югалткан кешеләрнең хәлен яхшырта.
- Күкәйне ярым чи, ярым пешкән килеш ашарга кирәк. Моның өчен аны кайнар суга салгач, 100 гә хәтле санарга кирәк. Шул чакта күкәй пешәр-пешмәс була. Ә иң яхшысы — күкәйне сытып, суда яисә сөттә пешерү.
- Тән пешкәндә чи күкәй сөртергә кирәк. Ул аны тиз төзәтә.
- Табиблар өлкән яшьтә дә күз күремен саклау өчен көн саен 1 күкәй ашарга киңәш итә. Күкәй авылныкы булса, тагы да әйбәтрәк.
Нет комментариев