Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Кристаллашкан балны дөрес эретү ысуллары

Кристаллашкан балны эретү өчен берничә киңәш.

Балның кристаллашуы — табигый процесс. Бу — аны тиешле вакытта суыртуларын, сыйфатлы булуын күрсәтә. Өлгермәгән балда глюкоза аз, су күп. Шуңа анда кристаллашу процессы акрынрак бара. Сыеклык күп булу сәбәпле, мондый бал әчи башларга да мөмкин.

Узган елгы кристаллашкан балны бик тиз сыегайтып була.

Моның өчен савытка үзегезгә кирәк кадәр генә салып, 30 секундка микродулкынлы мичкә тыгыгыз. Бу — иң гади ысул, әмма иң файдалысы түгел.

Балны сулы савыт өстендә акрынлап эретә аласыз. Бу очракта ул акрын гына эри, файдалы үзлекләрен саклап кала.

Тагын бер кызык һәм җиңел ысул – лимон белән. Балны савытка салырга һәм өстенә лимон телемнәре куярга. 1 аш калагы балга 1 кисәк лимон кирәк. 4 сәгатьтән хуш исле сыек бал әзер була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев