Колмак (хмель) ипие пешерү ысулы
Хуҗабикәләр колагына.
Иң башта ачыткы ясарга кирәк. 1 литр суга 1 уч кипкән колмак салып кайнатасы. Бер касә коры онга шул суны кушып, боламык ясыйсы. Шушы массаны җылы урынга куеп торасы, тәүлек буе ачытасы. Аннары ачыткыны суыткычта сакларга да була. Кирәк чакта кулланырга мөмкин.
Ипи пешерү өчен гадәти камыр әзерлисе. Бары тик чүпрә урынына шушы ачыткы гына салына. Камыр кабаргач, аны калай табага саласы. Ипине духовкада да, мичтә дә пешереп була. Пешеп чыгу белән, аны тастымалга төреп, мендәргә салып куясы. Ипи генә түгел, бу камырдан башка ризыклар да пешерергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев