Төрледән-төрле ни төрле

Кивилы, тавык итле салат (рецепт)

Хаҗбикәләргә тәмле рецепт.

Кирәк булачак: пешкән тавык ите — 400 грамм, киви — 3 данә, каты итеп пешерелгән күкәй — 3, кишер — 1-2, сыр — 100 грамм, кукуруз — бер банка, майонез.

Тавык итен, күкәйләрне вак итеп турыйбыз. Кивины кисәбез. Кишерне — эре тишекле, ә сырны вак тишекле кыргычта уабыз.

Салат савыты уртасына стакан куябыз һәм тирә-ягына тигез итеп күкәй салабыз, өстенә майонез сылап, икенче катка — тавык ите, өченче катка — туралган киви, дүртенче катка — кишер, аннан сыр салабыз. Һәр каттан соң майонез сылыйбыз. Салат өстен киви һәм кукуруз белән бизибез. 3-4 сәгатькә суыткычка куеп торабыз.

 


Нет комментариев