Киңәш сандыгы: томат пастасына үсемлек мае агызып куйсаң, суыткычта күгәрми
Кирәге чыгардай файдалы киңәшләр.
Бавырга кыздырыр алдыннан аз гына шикәр комы сипсәгез, йомшаграк пешәр.
Төер булмасын өчен, коры сөтне су кушканчы иләргә кирәк. Коры сөтне 60-70°лы суда эретәләр.
Суганны кыздырыр алдыннан онда әвәләгез. Болай ул алтынсу төскә керә, кетердәп тора.
Кайнатканда сөт ташымасын өчен, кәстрүл кырыена атланмай сөртергә кирәк.
Сөтне тизрәк әчетү өчен, бер телем икмәк салалар. Ипи катык оетканда да булыша.
Карабодай боткасы тәмлерәк булсын өчен, ярманы коры табада кыздырып алыгыз.
Ботка пешергәндә дөгене кайнар суга салырга кирәк. Салкын суга салганда ул ябышкак була, төбенә утырырга мөмкин.
Киемнәр сузылмасын, төймәләре өзелмәсен дисәгез, кер юу машинасына төймәләп салыгыз.
Карт тавыкны тизрәк пешерү өчен, 20 минут кайнатканнан соң, 5 минутка салкын суга тыгып алырга кирәк. Аннан шулпага салып пешереп бетерергә.
Кәтлитне беренче минутларда көчле утта кыздырырга кирәк. Кызган элпә итнең согын эчтә калдыра, агып чыкмый, шуңа кәтлит сусыл була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев