Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Каз маеның файдасы: ютәлдән булыша, җыерчыкларны тигезли

Каз мае организмны зарарлы матдәләрдән арчый, шешләрнең үсешен туктата, аларны тарката ала. Анда холестерин юк. Каз маен сөртеп салкынга чыкксаң, тире ярылмый, ул өшүдән дә саклый.

Тире пешсә булыша. Моның өчен 100 г эретелгән каз маена 1 аш калагы сырганак мае кушарга. Көнгә ике тапкыр пешкән урынга әлеге катнашманы сөртеп торырга кирәк була.

Ютәлдән. 1 стакан җылы сөткә 1 бал калагы каз мае һәм бал кушарга. Болгатырга һәм йокларга ятар алдыннан эчәргә.

Бронхиттан каз мае белән компресс ясарга була. Эретелгән каз маена угычтан уылган суган кушарга кирәк. Шуны күкрәккә уарга һәм җылы итеп төренеп ятарга.

Каз мае шулай ук җыерчыкларны да тигезли икән. 1 күкәй сарысына эретелгән 1 бал калагы каз мае кушарга. Сыегайтылган 1 бал калагы бал өстәргә. Катнашманы биткә сөртеп, 30 минут тотарга. Аннан ромашка төнәтмәсе белән чайкарга кирәк.

Үкчә катканда, ярылганда да ярдәм итә ала ул. Каз маен сулы савыт өстендә эретергә. Аякларны түзәрлек кайнар суга тыгып утырып йомшартырга. Корытып сөртергә һәм каз мае сыларга.

Куллар өчен. Йоклар алдыннан даими рәвештә кулларга каз мае сөртергә кирәк. Ул тирене тукландыра һәм дымландыра, тырналган урыннарны дәвалый, кулларны йомшарта һәм тирене нәфис итә.

Каз маен медицина һәм косметика чараларында гына түгел, ә ризык әзерләгәндә дә кулланалар. Каз мае француз кухнясында киң таралган. Аны төрле соуслар, тавык һәм каз паштетлары әзерләгәндә, ит ризыкларны пешергәндә, яшелчәләр кыздырганда кулланалар.

Көнкүрештә. Каз ма аяк киемнәрен судан һәм дымланудан саклау өчен киң кулланыла. Моның өчен, күн аяк киеменә махсус губка белән эретелгән каз мае сөртәләр. Файдасын тагын да арттыру өчен, аяк киемен фен белән җылытырга, ә соңыннан яхшылып сөртергә кирәк.

Фото Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев