Карбызлы салат
Төрледән-төрле ни төрле

Карбызлы салат

Бик тәмле, файдалы һәм җиңел карбыз салаты рецептын саклап куегыз.

Кирәк булачак: төше алынган карбыз — 300 г, брынза — 100 г, ярты баш кызыл суган, 7–8 данә зәйтүн, 1 чәй кашыгы сыек бал, 1 аш кашыгы бәлзәм серкәсе, бераз гына кипкән бөтнек һәм зәйтүн мае.

Шакмаклап туралган карбыз белән брынзаны, ярымбоҗралап туралган суганны һәм зәйтүнне тәлинкәгә салырга. Зәйтүн мае, балзәм серкәсе һәм балны болгатып соус ясарга һәм аны тәлинкәдәге салат өстенә сибәргә кирәк. 


Нет комментариев