Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Җир җиләкле варенье

Шушы рецепт буенча тәмле варенье кайнатып карагыз әле.

Тәмле варенье кайнату өчен, җиләк-җимешне түбәндәге күләмдә алабыз: 4 стакан җир җиләге, 1 яшел алма, 1 апельсин согы һәм кабыгының кыргыч аша чыгарылган сары өлеше (цедра), 4/3 стакан шикәр комы (песок), 2 аш калагы апельсин ликеры.

Эмаль табакта яфракчаларыннан чистартылган җиләкне салабыз. Алманың кабыгын әрчеп, үзәген алып ташлыйбыз да, артык эре булмаган кисәкләргә турыйбыз. Апельсин согы, цедрасы һәм песок өстәп болгатабыз.

Газ плитәсенә сүрән утка куеп, болгата-болгата, кайнатып чыгарабыз. Шикәр комы эреп бетеп, варенье куергач, плитәдән алабыз һәм апельсин ликеры салып, яхшылап болгатабыз. 5 минуттан соң стерильләштерелгән банкаларга салып, капкач ябабыз. Суынганчы бүлмәдә тотабыз. Соңыннан суыткычка алып куябыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев