Әлеге камырдан төрле ризык әзерләп була
Кирәк булачак: 1 стакан кефир, 0,5 стакан көнбагыш мае, 11 грамм коры чүпрә, 1 чәй калагы тоз, 1 аш калагы шикәр комы, 3 стакан он.
Кефир белән майны кушарга һәм бераз утта җылытып алырга, тоз белән шикәр комы салырга. Он белән чүпрәне бутарга. Он өстенә кефирлы массаны бушатырга һәм йомшак камыр басарга. Камырны каплап, 30 минутка җылы урында калдырырга.
Шуны истә тотыгыз, камыр ризыкларын пичкә куйганчы, 10 минут бүлмә температурасында тотып торырга кирәк.
Алина Кондратьева фотосы
Нет комментариев