Йоклар алдыннан бал кабып ятуның файдасы
Борынгы фикер ияләре балны озак яшәү мөмкинлеге бирүче һәм сәламәтлек эликсиры дип атаганнар.
Кич йокларга ятар алдыннан бер аш кашыгы бал кабып яту:
1. Йоклап китәргә ярдәм итә. Бал нерв системасын бик яхшы тынычландыра.
2 Бавырны чистарта.
3. Организмдагы артык майларны «яндырырга» ярдәм итә.
4. Иммунитетны ныгыта.
5.Организм чирләргә бирешми башлый һәм шул рәвешле ул табигый антибиотик булып тора.
6. Нервларны тынычландыра. Невроздан, депрессиядән һәм йокысызлыктан коткара.
7. Бал ашкайнату системасына да файдалы. Ул ашказаны эшчәнлеген җайга сала, шулай ук матдәләр алмашынуын яхшырта.
8. Кан әйләнеше системасына уңай йогынты ясый.
Балны кашык белән капканда ул тамакны яки ашказанын ялкынсындырырга мөмкин, шуңа күрә суга бутап эчү яхшырак.
Балның файдасы бик күп булуына карамастан, ул кайбер кешеләрдә аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә аны чама белән кулланырга киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев