Ураза ашлары.
100 грамм кара җимешне әйбәтләп юып, салкын чиста суга салып, 15-20 минут тотабыз. Суын түккәч, төшен алабыз һәм турыйбыз. 1 алма, 1 груша, 1 әфлисунны чистартып, шакмаклап турыйбыз. 100 грамм «Пекин» кәбестәсен вак итеп турыйбыз һәм 1 аш калагы шикәр комы сибеп, кашык белән изәбез.
Барысын бергә кушып, салат савытына салабыз. Корица, тоз, 3 аш калагы алма уксусы, 1 аш калагы зәйтүн мае сибеп, болгатабыз.
Нет комментариев