Кыш айларында, язга таба иммун системасы өстәмә ярдәмгә мохтаҗ вакыт. Яхшы кәеф һәм энергия дә биреп, иммунитетны ныгытырга ярдәм итә торган эчемлекләр рецептын тәкъдим итәбез.
Гөлҗимеш чәе:
Кирәк булачак:
— 2 аш кашыгы уылган кипкән гөлҗимеш;
— 2 чынаяк кайнар су;
— 1 аш калагы бал.
Әзерләү ысулы: чәйнеккә гөлҗимеш салып, өстенә кайнар су коегыз һәм 10 минут төнәтегез. Гөлҗимеш чәенә бал өстәгез.
Имбирьле һәм бөтнекле лимонад:
Кирәк булачак:
— 2 лимон;
— имбирь кисәге;
— берничә ботак бөтнек;
— 2 аш калагы бал;
— боз;
— газлы су.
Әзерләү ысулы: Лимонның согын сыгыгыз. Имбирьне вак угычтан уыгыз. Лимон согын, уылган имбирьне, бал һәм бозны блендер аша үткәрегез. Бөтнек яфракларын, бозны газлы суга өстәгез. Барысын бергә салып болгатыгыз.
Нет комментариев