Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Язгы аяк киемен киптерү серләре

Язгы аяк киемен батареяда киптермәскә тырышыгыз, ул бик тиз сыйфатын югалтачак.

— Үз көенә кибүен көтәргә вакытыгыз юк икән, аяк киеменә газета яки кәгазь тастымал йомарлап тутырыгыз. Алар дымны тиз сеңдерәчәк.

— Фен ярдәмендә салкын һава өрдереп киптерергә дә була, силикагель кулланырга да мөмкин.

— Язгы аяк киеменең исләнүе ихтимал. Истән котылу өчен кечкенә капчыклар тегеп, аларга дөге салыгыз һәм берничә тамчы эфир мае тамызыгыз. Аяк киемен салгач, әлеге капчыкларны эченә тыгып куегыз.

— Лаклы туфлиләрне язгы пычрактан һәм вакытыннан алда яргалана башлаудан гади вазелин коткара. Косметик вазелинны кул тиресенә сөрткән кебек ышкып сөртегез.

— Күн перчаткалар кысса, аларны дымлы тастымал белән урап 2-3 сәгать тотарга кирәк. Аннан соң кулларыгызга киегез дә кипкәнче салмый йөрегез. Күн сезнең кул формасын алачак һәм уңайлы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев