Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Ясмык ашы рецепты

Кузаклы культураларның кеше организмына бик файдалы. Шулар арасында ясмык (чечевица) исә бигрәк тә өстен.

Кирәк булачак: су яки тавык шулпасы, 1 стакан ясмык (чечевица), 1 баш суган, 1 кишер, лавр яфрагы, борыч.

1 стакан ясмыкны бер тәүлек салкын суда тотарга. Суын түгеп, тагын бер кат юарга. Ясмыклы кәстрүлгә 1,5 литр салкын су салып, сүрән утка куярга. Кайнап чыккач, вак итеп туралган 1 баш сугын һәм 1кишер өстәп пешерергә. Суган һәм 3 лавр яфрагы, 6 кара борыч, туралган петрушка салып, тагын 10-12 минут кайнатырга. 

Әзер булгач, уттан алабыз һәм миксер яки блендер белән болгата-болгата ваклыйбыз, пюре хәленә китерәбез.

Ясмык ашын вак сохари белән ашарга була. 

Ә сохарины  ашалмый яткан ипиләрдән әзерләргә була. Моның өчен ипине шакмаклап турыйбыз. Бераз сыек май алабыз, аңа тоз, борыч, үзегезгә ошаган башка тәмләткечләр (мәсәлән, паприка, киптерелгән төелгән сарымсак һ.б.) салып, майлыйбыз. Кызган мичкә куеп, ипиләрне киптерәбез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев