Төрледән-төрле ни төрле

Яңа ел табынына апельсинлы үрдәк (рецепт)

Яңа ел табынына куеласы сый-нигъмәтләр турында уйлана башларга вакыт, кызлар. Апельсинлы үрдәк нинди генә бәйрәмнең дә яме булачак.

Кирәк булачак: 1 штук (1,5-2 кг) тавык яки үрдәк, 2 штук, әфлисун, 1 чәй калагы бал, 2 чәй калагы соевый соус, 3 тырнаксарымсак, 1,5-2 чәй калагы тоз, 1 чәй калагы борыч.

Үрдәкне кичтән үк маринадларга кирәк. Тоз белән борычны кушып, тавыкны/үрдәкне ышкыйбыз. Соус ясыйбыз: сарымсакны вак угычтан уабыз, соевый соус, бал,1 әфлисун согы сыгабыз. Эчен, тышын яхшылап соус белән сылыйбыз. 

1 тәүлектән соң эченә яшел алма, караҗимеш тутырып, пакетка салабыз.

Духовкага 180 градуска 1 сәгатькә куеп җибәрәбез. Аннары пакетын ачып, яңадан 15-20 минутка духовкага куябыз. Аннары пакетын алып, булган соусын агызып, яңадан 20 минут пешереп алабыз.


Нет комментариев