Төрледән-төрле ни төрле

Грушалы шарлотка

Уртасына гурша куеп пешерелгән бәләкәй шарлотка пешереп карыйк.

Аның өчен, башта, кирәк булган продуктны әзерлибез: артык зур булмаган 4 груша, 1,5 аш калагы он, 3 аш калагы песок, 3 күкәй, 50 грамм каймак, 50 грамм ак май, 2-3 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч-разрыхлитель, 4 чәй калагы төелгән әзер сохари.

1 күкәйне сытып, агын сарысыннан аерып алып аерым савытларга салабыз. Күкәй сарысына тагын 2 күкәйне сытып салабыз, 3 аш калагы песок өстәп, әйбәтләп болгатабыз. Шуңа каймак һәм иләнгән он (аңа әле башта камыр көпшәкләндергеч-разрыхлительне салабыз) кушып,  тагын бер мәртәбә яхшылап болгатабыз.

Бәләкәй махсус 4 форманы  майлыйбыз. Аңа сохари вагы сибәбез, камырны агызабыз һәм камыр уртасына груша тыгып куябыз. Формага – 4 груша!

180 градус эсселектәге газ пичендә 30-40 минут пешерәбез. Табынга куяр алдыннан өстенә шикәр пудрасы сибәргә онытмагыз.

 


Нет комментариев