Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Гөлләрне гәрәбә кислотасы (янтарная кислота) белән тукландырырга була

Ул үсемлекләр өчен стимулятор санала, аларның чирләргә каршы торучанлыгын арттыра, чәчәк аттыра, сәламәтләндерә. Гөлләрне күчергәннән соң, ботакчадан тамыр җибәрткәндә дә ярдәме тия.

Гәрәбә кислотасы эремәсен яфракларына да сиптерергә мөмкин. Эремәне алдан әзерләп куймагыз, иң күбе 3 көн сакларга ярый. Аны бегония, фикус, драцена, роза, орхидея аеруча ярата. Миләүшә, сенполия кебек төкле яфраклы гөлләрнең яфракларына сиптерергә ярамый, төбенә генә мөмкин.

Гәрәбә кислотасы даруханәләрдә сатыла. 0,5 г лы бер төймәдә 0,1 г кислота бар. Гөлләргә сибү өчен 1 л суга 1 төймә, яфракларына сиптергәндә 2 л суга 1 төймә кушыла. Гәрәбә кислотасын бакчачылык кибетләреннән дә таба аласыз. Аны кабында күрсәтелгән дозада әзерләргә кирәк. Гәрәбә кислотасы белән гөлләрне айга ике тапкыр тукландырырга ярый.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев