Гемоглабин өчен бавырлы чөгендер салаты әйбәт
Хуҗабикәләргә яхшы рецепт.
Кирәк:
Бавыр (күркә, тавык һ.б.) – 0,5 килограмм;
кызыл чөгендер (уртачадан зуррак) – 1 данә;
тозлы кыяр – 3 данә;
башлы суган – 1 данә;
әстерхан чикләвеге – 4 данә;
горчица орлыгы – 1 аш калагы;
майонез (яки йогурт) – 1 аш калагы;
көнбагыш мае – 1-2 аш калагы.
Әзерләү.
Бавырны һәм чөгендерне, аерым-аерым, пешерәбез. Суганны ярым боҗралап турыйбыз һәм саргылт төскә кергәнче көнбагыш маенда кыздырабыз.
Суынган чөгендерне вак шакмаклап турыйбыз. Өстенә кыздырылган суган, кисәкләргә вакланган бавыр, төелгән чикләвек, шакмаклап туралган кыяр салабыз. Горчица һәм майонез кушып болгатабыз.
Фото: "Татар-информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев