Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Файдалы киңәшләр: теш сызлаганда авызыгызны кызыл чөгендер согы белән чайкагыз

Тормышта кирәге чыгардай киңәшләр.

• Аягыгызны көзән җыерганда, бер кулыгыз белән аяк бармакларыгызны тотыгыз һәм үзегезгә таба тартыгыз. Икенче кулыгыз белән аягыгызны тездән тубык сөягенә таба ышкыгыз.

• Күз төбегез күгәрсә, шул урынга тизрәк боз салынган пакет куегыз. Әгәр боз булмаса буш булмаган калай консерва банкасы да ярый.

• Күзегезгә чүп керсә берүк уа күрмәгез. Өске күз кабагын аскысына таба тартыгыз. Шулай эшләгәндә күздән яшь чыга һәм ул чүпне юып чыгара.

• Теш сызлаганда авызыгызны кызыл чөгендер согы белән чайкагыз, сокны авызда мөмкин кадәр озаграк тотарга тырышыгыз.

• Тешләрегезне атнага ике тапкыр аш содасы һәм тоз катнашмасы белән чистартсагыз, агарып китәрләр.

• Күздәге кызыллыкны бетерү өчен, йомылган күзләргә салкын кыяр телемнәре яки каты чәйдә, үлән төнәтмәләрендә (ромашка, бөтнек, шалфей яки юкә чәчәге) чылатылган мамык куегыз. Әлеге төнәтмә 1 стакан кайнар суга 1 аш кашыгы үлән чималы салып әзерләнә.

• Күз яшьләнгәндә, күзне көнгә 2-3 мәртәбә тары ярмасы кайнаткан су белән юу ярдәм итәр.

• Чәч сына, коела башласа, чәч төбенә тоз ышкыгыз да, җылы су белән юып төшерегез. 5-6 тапкыр шулай эшләгез. Процедураны атнага 2-3 мәртәбә кабатларга кирәк. 2 атнадан чәчнең ныгыганын, сәламәтләнгәнен сизәрсез

• Үзеңне ярты сәгатьтә тәртипкә китерү өчен, иң элек контраст душ керергә кирәк. Җылы су тәнне җылытса, салкыны барлык нерв күзәнәкләрен уята.

• Кәефне кара шоколад күтәрер. Аңарда бәхет гормоннары бар. Колакка массаж ясарга була. Аның өчен колакның йомшагын уарга кирәк.

• Күз төбендәге «түгәрәкләр»дән арынырга бәрәңге ярдәм итәр. Яшелчәне уыгычтан чыгарып күз кабагына куялар. Моның өчен пакетлы чәй файдаланырга мөмкин.

• Тәмләткечләр кушылган ризык исе озак саклана. Аны күпме ашаган булуга карап, тешләрегезне никадәр чистартсагыз да, авыздагы ис 24 сәгать буе сакланырга мөмкин. Шулай ук озак ашамый торганнан да авызда ис барлыкка килергә мөмкин. Авыздан килгән начар исне бетерү өчен петрушка, канәфер, әнеч кебек тәмләткечләр һәм үсемлекләр чәйнәү файда бирә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев