Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Файдалы киңәшләр: ютәл төшсә, баланлы төнәтмә эчеп карагыз

Авырып китсәгез әлеге киңәшләрне кулланып карагыз.

Гастриттан интексәгез, ике өлеш — сары мәтрүшкә, бөтнек яфрагы, шалфей һәм бер өлеш ромашка, чабрец, бадан яфрагы кушып, файдалы чәй ясагыз. Көнгә ике-өч стакан шушы чәйне эчсәгез, ашказаны согының эчелеген киметергә ярдәме тияр.
* * *
Кан басымы югары булса, чәнечкеле элеутерококк экстракты кулланып карый аласыз. Аны көннең беренче яртысында — ике мәртәбә һәм ашаганчы 20-25 тамчы эчәргә кирәк. 
* * *
Борыныгыз тыгылса, бер чәй калагы балны ике аш калагы кайнаган җылымса суга салып болгатыгыз. Мамыктан ике жгут ясап, баллы суда чылатыгыз, аны башта — бер борын тишегенә, аннан икенчесенә тыгып, 20 минут тотыгыз. Моны балга аллергия булмаганда гына эшләргә ярый.
* * *
Астма җәфалаганда, 40 баш вак суганны (севок) кайнап торган суга салырга, ныклап йомшаргач, алып ярты литр зәйтүн маена салып изәргә. Иртә һәм кич, ашар алдыннан бер аш калагы эчәргә.
* * *
Ютәл төшсә, тавыш карлыкса, баланлы төнәтмә эчеп карагыз. Әчесе бетсен өчен, 40 грамм баланны кайнап торган суда 7-8 минут тотарга, Судан алып изәргә һәм 200 грамм кайнар балга салырга. Көнгә дүрт мәртәбә берәр аш калагы эчеп куярга.

Халык арасында кулланыла торган бу чараларның үзегезгә ярау-ярамавын белү өчен, башта табиб белән киңәшрегә онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев