Эремчектән печеньелар «Розалар» (рецепт)
Бик тиз ясала, һәм тәмле килеп чыга.
Камыр ясау өчен кирәк: 1 күкәй, 80 граммм (4 аш калагы) шикәр комы, 1 чәй калагы ваниль, тоз, 80 грамм атланмай, 250 грамм эремчек (9%), 1 чәй калагы көпшәкләндергеч, 300 грамм он (9 аш калагы тутырып).
Савытка 1 күкәй ватабыз, шикәр комы, ваниль, тоз өстибез. Барысын да яхшылап болгатабыз (күпертергә кирәкми). Күкәй катнашмасына атланмай (бүлмә температурасында) салабыз, болгатабыз. Камырга эремчек өстибез. Тагын бер кат болгатырга кирәк.
Икенче савытта он һәм көпшәкләндергечне кушабыз, илибез. Камырны кул белән болгатабыз. Камыр йомшак булырга тиеш. Әзер камырны 2 өлешкә бүләбез һәм җәябез. Җәелгән камырның калынлыгы 3 мм чамасы булырга тиеш. Стакан белән диаметры 7-7,5 см булган түгәрәкләр кисеп алабыз,3 түгәрәк алабыз да, аларны бер-берсенә каплап, көпшәгә бөклибез.
Табаны атланмай белән майлыйбыз яки пешерү өчен кәгазь җәябез. «Розочка» печеньесын бер-берсеннән ара калдырып тезәбез, чөнки алар пешкәндә кабарачаклар.
15-17 минутка 180°C ка кадәр җылытылган духовкага печеньеларны куябыз. Алтын-су төскә кадәр җиткәнче пешерәбез. Әзер печеньеларга шикәр пудрасы сибәргә була.
Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев