Төрледән-төрле ни төрле

Чөгендерле салат

Чө­ген­дер­дән тәм­ле һәм фай­да­лы салат рецепты.

Кирәк булачак: пешкән кызыл чөгендер – 300 грамм; «Айсберг» салаты – бер баш; «Фетос»сыры – 100 грамм; әстерхан чикләвеге – 3 аш калагы; зәйтүн (оливки) мае – 4 аш калагы; «Бальзамический» уксусы – 2 аш калагы; тоз – 1 бал калагы; кунжут орлыгы – 1 бал калагы.

«Айсберг» салатын турап, зур һәм сай салат савытына салабыз. Монысы салатның беренче каты була. Аның өстенә – вак шакмаклап туралган кызыл чөгендер; өченче катына – шакмаклап туралган «Фетос»сыры; шуннан соң төелгән әстерхан чикләвеге сибәбез. Май, уксус, тоз һәм кунжутны бергә кушып болгатабыз да, салат өстенә салабыз.


Нет комментариев