Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Чирләмәс өчен берничә киңәш тәкъдим итәбез

Яз башында авырып китү очраклары ешая. Вируслар йоктырып табибка килүчеләр көннән-көн арта.

Чирләмәс өчен нәрсә эшләргә кирәк соң?

1. Иртәнге аш. Эшкә барасызмы, баланы мәктәп яисә балалар бакчасына илтәсезме — иртәнге ашны калдырмагыз. Көн саен иртән әйбәтләп ашаган кешенең иммунитеты нык була.

2. С витамины. Әлеге витаминга бай ризыклар белән тукланыгыз. Ул кызыл җиләк-җимештә, лимон, киви, кәбестәдә күп.

3. Чыныгу. Бу вирусларга каршы тору өчен файдага булачак. Ләкин салкын су белән чыныгу авыр тоелса, юеш сөлге ярдәмендә ышкыну сезгә күбрәк ошарга мөмкин.

4. Һава торышына карап киенү. Җиңелчә яки кәбестә кебек катлы итеп киенү дә әйбәт түгел. Чөнки, табиблар аңлатканча, кеше тәне артык җылынса яки артык суынса, иммунитет кими һәм вируслар йоктыру мөмкинлеге арта. Шуңа күрә туңмаслык һәм тирләмәслек итеп киенергә өйрәнегез.

5. Тозлы су. Кич, борын эчен тозлы су белән юдырыгыз һәм тамакны чайкагыз. Болай вирус йоктырган булсагыз да, тозлы су йогынтысында ул үрчи алмый. Балаларыгызны да шулай эшләргә күнектерегез.

6. Аякларны җылыту. Йоклар алдыннан аякларны җылыту да бик яхшы профилактика чарасы булып тора. Тас яки чиләккә җылы су һәм бер уч тоз салыгыз. Шунда аякны тыгып утырырга, әледән-әле кайнар су өстәп торырга кирәк. Аяклар кызарып чыгарлык булсын. Корытып сөртеп, йон оекбаш киеп йокларга ятсагыз, авырган кешенең дә иртән хәле яхшырачак.
Аякларны 20 минуттан артык суда тотмагыз. Юкса йөрәккә авырлык килүе бар. Югары температура йөрәк эшчәнлеген тизләтә. Йөрәк авырулары, кан басымыннан интеккән кешеләргә болай эшләргә киңәш ителми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев