Болгарларча яшелчә салаты рецепты
Кышкылыкка «манжо» салаты.
Яшелчә салаты әзерләү өчен кирәк булачак: 3 кг помидор, 2 кг баклажан, 2 кг болгар борычы, 1 кг суган, 300 гр кишер, 1 баш сарымсак, 200 мл үсемлек мае, 100 гр 9 процентлы аш серкәсе, 100 гр тоз, 100 гр шикәр комы, 0,5 чәй калагы төелгән кара борыч, әче борычның 1/5 өлеше.
Помидорны иттарткычтан чыгарырга. Баклажанны телемләп кисәргә. Борычны саламлап, озынча итеп турарга.Суганны ярымбоҗра итеп турыйбыз. Сарымсак, кишер, әче борычны иттарткычтан чыгарасы.
Яшелчәләрнең барысын бергә кушып бутарга. Тоз, аш серкәсен, шикәр комын, кара борыч һәм үсемлек маен салырга.
Яшелчәләрне акрын утка пешәргә куярга. Кайнау кергәннән соң 40 минут пешерергә.
Салатны кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырырга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев