Бакчада кайда нәрсә утыртырга
Бакчада куаклар гөрләп үссен өчен, аларның һәркайсына үз урынын табу бик мөһим.
- Алмагач, слива төбенә, карлыган яки крыжовник куаклары арасына сарымсак утыртудан куркырга кирәкми. Аның башлары ваграк була, әмма буш урын тик ятмый. Петрушка, сельдерей, кинза, бөтнек, любисток, эстрагон, мелисса, тимьян да күләгәле урында үсә ала.
- Керәннең күләгәләр патшасы икәнен дә беләсездер. Ирга, балан, кара миләш, зелпе, гөлҗимеш куаклары да күләгә белән дуслаша ала. Ә менә ярымкүләгәле урынга утыртылган кызыл карлыганның җимешләре соңрак пешә.
- Күпчелек куаклар якты, кояшлы урыннарны ярата. Әгәр бакчагызда көн буена кояш төшә торган ачык урыннар бар икән, анда агачларның корылыкка чыдам төрләрен утыртыгыз. Андыйларга миндаль, барбарис, парк розалары, япон хеномелесы, ак дерен, камыр агачы, кизильник, спирея кебек эссегә чыдам куаклар керә.
- Бака яфрагы, наратбаш, бөтнек, кузгалак, солы кебек үсемлекләр күпләп үскән җирдә әчелек күп була. Шуңа да андый урыннарда әчелек яратучы куаклар яхшы үсә. Рододендрон, гортензия, вереск, эрика, гаультерия кебек искиткеч матур чәчкәдә утыручы үсемлекләр утыртырга мөмкин.
- Бакчада җил уйнап торган ачык урыннар да була. Күпчелек декоратив үсемлекләргә көчле җил аеруча зыянлы. Әгәр сез сирень, роза, япон хеномелесы, пион, рододендрон, клематис үстерергә телисез икән, җилсезрәк урын эзләргә туры килер. Шулай да җил исеп торган ачык урыннарда лапчатка, аю баланы, ак дерен, снежноягодник кебек куаклар үстерергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев