Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Бака яфрагы файдасы: ашказанын дәвалый, зобны бетерә

Бала вакытта велосипедтан егылсак, агач башыннан төшкәндә аякны сыдырсак, кан саркыган ярага төкерекләп бака яфрагы ябыштырып куя идек.

Бака яфрагы дымлы урыннарда гына үсә. Чишмә буйларында, уртасына су җыелып тора торган юл кырыйларында. Русча «подорожник» дип аталуы да шуннан. Чыланса, бака яфрагының орлыклары ябышкакка әйләнә һәм кешеләрнең аяк киемнәренә ияреп, юл буйлап тарала. Ә татарлар аны су буенда үскәнгә күрә бака яфрагы дип атый.

  • Бака яфрагының шундый бер үзлеге бар, бу инде лабораторияләрдә расланган — ул тән тиресе күзәнәкләрен бик тиз үстерә, яраларны тиз бөтәйтә һәм канны туктата. Борынгылар бигрәк белемле булганнар икән, дим, бу хакта бернинди тикшеренүләрсез дә белгәннәр.
  • Бака яфрагының тагын бер гаҗәеп үзлеге бар — ашказанын дәвалый. Бер туганыбызның ашказанында гастрит иде. Авыртуына чыдый алмыйча, елый-елый идәннәрдә тәгәрәде. Табиблар билгеләгән дарулар да авыртуын вакытлыча гына басты. Шушы туганыбызга кемдер әйтеп, бака яфрагының суын эчә башлаган иде, гастритның ни икәнен дә онытты.
  •  Бака яфрагы — иң көчле табигый антибиотикларның берсе. Ул организмдагы төрле ялкынсынуларны дәвалый. Ялкынсыну кайда булса да — ашказанындамы, эчәклектәме, үпкәләрдәме, тын юллары, тамак төбендәме — барысын да баса.
  •  Халык медицинасында бака яфрагын суда төнәтеп, ютәлне дәвалаганда эчәләр.
  • Тән тиресендәге авыруларны дәвалаганда кулланыла. Дәвага бирешми торган псориаздан шифасы бар. Кычытынуны бетерә.
  • Зобны бетерә.

Бака яфрагын чәчәк ата башлаганнан алып, яфраклары корыганчыга кадәр җыярга була.

Бака яфрагының судагы төнәтмәсе болай әзерләнә: 2 аш калагы кипкән һәм вакланган бака яфрагына 200 мл кайнап суынган су коеп, сулы савыт эчендә 30 минут акрын гына төнәтәләр. Аннары 10 минут суытып, сөзәләр. Көненә өч тапкыр ашарга 15 минут кала 1-2 аш кашыгы эчәләр. Бака яфрагын озак эчәргә була, ул агулы үлән түгел.

Ашказанын дәвалар өчен яфраклардан сыгылган суты яхшырак. Яфракларны юып, ярты сәгатькә салкын суга салып торырга, аннары саркытып, иттарткычтан чыгарырга һәм марляга салып сыгарга кирәк. Яңа сыгылган сут суыткычта 3 кенә көн саклана, аннары әчи. Әчемәсен өчен, аңа бермә-бер күләмдә бал кушалар. Суны үлчәүгә куеп үлчәргә, ничә грамм булса, шуның кадәр үк бал кушарга. Бу су да көнгә 3 тапкыр, ашарга 15 минут кала берәр аш кашыгы эчелә.

Йорт.Бакча.Рецептлар

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев