Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Аш-су бүлмәсендә кирәге чыгардай файдалы киңәшләр

Хуҗабикәләргә 10 киңәш.

Рассольникка кыярны кыздырып яки пешереп салсаң, шулпа тәмлерәк була.

Кызган бәрәңге тәмлерәк булсын дисәгез, суганны аерым кыздырыгыз, соңыннан бәрәңгегә кушыгыз.

Аш пешерүчеләр, зур ит кисәген кыздыргач, аны бүлмә температурасында «ял иттерергә» киңәш итә. Бу вакытта ит уртасында булган сулар бөтен кисәккә та­ралып бетә һәм ризык тәмлерәк була.

Пешкән ипи матур булып күренсен өчен, мичкә куяр алдыннан аның өстенә тозлы су бөркегез. Моның өчен 2 аш калагы суга бераз тоз салып болгатырга кирәк.

Төрекләр тәмләткечләрне пыяла савытларда са­кларга киңәш итә. Аларның тәмен һәм исен кәгазь па­кетлар бозарга мөмкин икән.

Күмәч һәм кекслар «ялтырасын» өчен, аларга ,пешкәч, глазурь ягыгыз. Ул болай ясала: 2-3 аш калагы шикәр комын шул ук күләмдәге сөттә эретегез һәм, сироп барлыкка килгәнче, газ өстендә җылытыгыз.

Дөгене пешергәндә әз генә аш серкәсе салсаң, дөге ак һәм тәмлерәк булып пешә.

Юган ярманы икенче көнгә калдырырга ярамый.

Яшелчәләрне җылы суда юсаң, аларның исе һәм тәме чыгып бетә.

Салкын оннан баскан камыр әкрен кабара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев