Төрледән-төрле ни төрле

Аяктагы сөялдән котылабыз

Аяк табанындагы коры сөялне бетерү өчен дәва чарасын үзегез дә әзерли аласыз.

Аспирин төймә-таблеткаларын порошок хәленә килгәнче төябез. Төелгән аспиринга глицерин салабыз. Ул куе ботканы хәтерләтергә тиеш. 

Йокларга ятар алдыннан шул катнашманы аяктагы коры сөялгә күп итеп сылыйбыз, өстеннән мамык ябып, пластырь ябыштырабыз. Төнлә аяктан купмасын өчен оекбаш киеп ятабыз. 

Иртән аякны җылы суда юып, сөялне пемза белән ышкыйбыз, аякны корытып сөртәбез дә майлы крем сылап куябыз. 

Моны атнага, кимендә, бер мәртәбә эшләргә кирәк.


Нет комментариев