Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Ай календарена карап чибәрләнәбез

Чибәр булырга омтылмаган берәр кыз бармы икән бу дөньяда?! Ә чибәр булу өчен бераз гына үзеңә дә тырышырга, ялкауланмаска кирәк. Ай календарена күз салырга да онытмагыз.

23-25 июньдә (бу көннәрдә ай — Кыз йолдызлыгында) Косметик процедуралар кулланып, тән тиресен чистарту курсы үтәргә була. Тырнакларны ныгыту, матурлау өчен дә әйбәт көннәр. Чәч кистерсәгез, ул бик тиз үсәчәк. 

26-27 июньдә (ай — Үлчәү йолдызлыгында) эпиляция, маникюр, педикюр ясатмау хәерлерәк булыр. 

28-29 июньдә (ай — Кысла йолдызлыгында) тән тиресе өстәмә дымландыруга мохтаҗ. Маникюр һәм педикюр ясатмаска тырышыгыз.

30 июнь-1 июльдә (ай — Укчы йолдызлыгында) бит һәм тән тиресе өчен тукландыргыч маскалар бик тә нәтиҗәле булачак. Ә менә парикмахерга бармый торыгыз.

2 июльдә (ай — Кәҗәмөгез йолдызлыгында) Тән тиресен чистартудан кала, башка төр косметик процедуралар өчен яхшы көн.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев