Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
"Туганайлар"га – 20 ел

Тамара Баһаветдинова: «Туганайлар» газетасының роле бәяләп бетергесез зур»

Түбән Кама районы керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте җитәкчесе «Туганайлар»га котлау юллый.

Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре һәм газета укучы  карендәшләр!

“Туганайлар” газетасының 20 еллык юбилее уңаеннан, барыгызны да чын күңелдән котлыйм.

Тарих өчен 20 ел күп вакыт булмаса да, республикабыздагы һәм илебездәге керәшеннәр өчен аерым газета чыгуы – олы вакыйга! Моның өчен, әлбәттә, күп милләтле халыкларга үз культураларын саклауда һәм үстерүдә бертигез шартлар тудырган Татарстан җитәкчеләренә һәм, шулай ук, газетаны үз канаты астына алган “ТАТМЕДИА” җитәкчелегенә, һәрьяклы ярдәм күрсәткән республика керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчелегенә безнең керәшен халкы, шул исәптән Түбән Кама төбәгендә яшәүче карендәшләр дә  рәхмәтле!

“Туганайлар” газетасының шушы еллар дәвамында үз халкыбызның тел үзенчәлекләрен, йола-гадәтләрен, бай культурасын саклап,  керәшен халкын дөньяга танытуда роле бәяләп бетергесез зур.

Безнең Түбән Кама керәшен җәмгыяте активистлары, фольклор ансамбльләрдә җырлап йөрүче артистларыбыз, елның-елында, “Туганайлар”га языла. Газетаны барыбыз да кадерле кунактай көтеп алабыз, укыйбыз. Түбән Кама төбәгендәге керәшен дөньясы, безнең яңалыклар, уңышлар турында да газетада язып торасыз, рәхмәт!

Киләчәктә дә бу хезмәттәшлек дәвам итәр, газета һәр керәшен өчен үз туганыдай якын булыр, дип ышанам. Редакция коллективына яңадан-яңа хезмәт уңышлары, ныклы сәламәтлек, бәхет телим.

Тамара БАҺАВЕТДИНОВА,

Түбән Кама районы керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте җитәкчесе.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев