Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
"Туганайлар"га – 20 ел

Нина түти керәшен җыруларын яшь буынга өйрәтә

Чистай районының Бахта авылында яшәүче Нина Еремеева да газета-журналлар укырга бик ярата.

Авыл кешесе көне, таң атуга, йорттагы эшләрне караудан башлана. Малларны көтүгә озатып, күрше-күләннең хәлен белешеп, авыл хәбәрләрен ишеткәч, өенә юнәлә. Өйдә дә эш җитәрлек. Шулай да, капкадан кергәндә почта әрҗәсенә кичтән кыстырылган газета-журналларны эләктереп ала.  

83 яшьлек Нина түти пенсиягә чыкканчы Чистай шәһәре больницасында сестра-хозяйка булып эшләгән. Җыр-моңга оста Нина түти керәшен җыруларын яшь буынга өйрәтә, сүзләрен язып бирә. Газетада басылган җырларны күреп нык шатлана, аларны үзе дә бәйрәмнәрдә җырлый.  

– Газета-журналларның төрлесенә язылабыз. Ә менә иң көтеп алганым – “Туганайлар”. Соңгы арада керәшеннәр тормышында ниләр булган, кайсы авылда нинди хәбәрләр бар – барысын да шушы газетада укыйбыз. Дөрес, хәзер һәр йортта, һәр кешедә телефон бар. Интернет аша да белеп була яңалыкларны. Ләкин боларның берсе дә кулыңа “Туганайлар” газетасын алып укуны алыштыра алмый. Авыллар тарихы, күренекле, кызыклы язмышлы кешеләр турындагы язмаларны, көнкүрештә кулланырлык файдалы киңәшләрне дә, котлауларны да укырга була монда. Минем газетада басыла торган керәшен җыруларын да бик яратам. Газетаның күләме зур түгел, шулай да уку кызыклы. Үзебез язган, газета хезмәткәрләре ярдәмендә чыккан мәкаләләрне күрү дә сөендерә”, – дип сөйләде безгә Нина түти.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев