Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
"Туганайлар"га – 20 ел

Күңел капкаларыгыз ачыкмы?

«Туганайлар» газетасы редакциясендә эшләгән Мария Мартынова (Насыйбуллина) үз истәлекләре белән уртаклаша.

“Туганайлар” газетасы баш редакторы Юлия Губина журналист хезмәтен бәяләп, түбәндәге сүзләрне язган иде: “Каләм иясе язма геройларының күңелен, тормышын газета укучыларына җиткерер өчен, иң элек, әлеге кичерешләрне үз йөрәге аша үткәрә. Мәкалә аша, бер-берсен моңа кадәр күрмәгән, белмәгән кешеләр арасында якынлык җепләре суза. Шулай булмаса, язмалар җилгә очкан сүзләр, аңлау тапмаган җөмләләр генә булып калыр иде”.

Миңа тормышта әнә шулай, бер-берләрен белмәгән кешеләр, үзебезнең керәшеннәр арасында җылылык җепләре сузу эшен башкарырга туры килде. Моның белән мин үземене бик-бик бәхетле кеше дип саныйм. Ул җепләр ни дәрәҗәдә ныклы, чыдам булып чыккандыр, карендәшләребезнең күңел капкасын ачтыра алгандырмы-юкмы – әмма геройларымның тормышлары, гыйбрәтле язмышлары, фикерләре мине әле дә тынычлыкта калдырмый. Редакциядән китүемә, каләм тотмаганыма инде алты-җиде ел узып китсә дә...

 Аллага шөкер, затлы кешеләр, халкы өчен янып яшәүчеләр белән күрешеп, аралашырга туры килде. “Мин керәшен” дип кычкырып йөрмичә, тыйнак, сабыр гына эшен башкарып, матур яшәү үрнәге күрсәтүчеләр дә бихисап булды. “Бигрәк киң күңелле, эшчән, кунакчыл да инде карендәшләребез”, дип, барган җирләребездән куанып кайтуларыбызны сагынып искә алам. Ярдәм итәсе килеп тә берни эшләп булмаган хәлләргә дә юлыктык. Барысын да йөрәк аша үткәрәсең. Анда эзләр кала. Эзләр, әледән-әле, үзләрен сиздереп куялар. Үзең  сузган күренмәс җепләр арасында пәрәвезгә эләккән бөҗәктәй әрле-бирле бәргәләнгән чаклар әле дә еш була.

Керәшеннең бик күп асыл затлары исән чакта эшләргә туры килде миңа “Туганайлар”да. Халкы өчен җанын ярып бирергә әзер булган язучы Григорий Родионов, журналист Александр Филиппов, җырчы Раиса Тимофеева, активист Петр Ефемов, ветеран укытучы Анна Бутяева, публицист Иван Глухов, керәшеннәрне дин юлыннан әйдәкләп баручы протоиерей отец Павел Павлов һәм башкалар. Аларның һәрберсе – рухи мирасыбызны баетучы алтын баганаларыбыз. Алардан калган мирасны барлап, халкыбызга җиткерүне “Туганайлар”ның бурычы дип саныйм. Безнең телевидениебез дә, радиобыз да, китап нәшриятебез дә юк. Бары “Туганайлар”ыбыз гына бар. Газетаның күркәм юбилее якынлашкан бу көннәрдә үземнең язмаларымның геройларын берәм-берәм күз алдымнан үткәрәм. Хезмәттәшләрем язганнарны барлыйм.

Карендәшләребез арасында җүнле кешеләребез бихисап икән бит. Истәлек язамамда шул җүнле кешеләрнең берсе – җырчы Раиса Тимофеева турында телгә алыйм әле. Гүр иясе булуына 9 ел узса да, аны искә алмаган көнем сирәктер. Таләпчән краашын бүген дә тойгандай булам.  “Без керәшеннәр сан ягыннан күп түгел, нишләсәк тә, гамәлләребез уч төбендәге кебек күренеп тора.  Ничек тә матур яшәргә, кеше көлдермәскә иде безгә”, – дип әйтергә ярата иде ул. Сүзләренә тугры булып, матур яшәде, башкалардан да шуны көтте.

Бүгенгедәй хәтеремдә, керәшеннәрнең дәүләт ансмабле төзелгәч, беренчеләрдән булып, ул редакциягә ул шалтыратты: “Мин гастрольләрдә керәшен җыруларын җырларга теләсәм, рөхсәт итмиләр, ул җырларыңны керәшен республикасы төзелгәч җырларсың, диләр иде. Ходайга шөкер, бу көннәре күрү бәхетенә ирештем”, – диде ул дуклынлануын яшерә алмыйча. Ансамбльнең чыгышларын телевизордан карый башлагач, тәҗрибәле җырчы буларак, аңа үзенең таләпләрен дә белдерде. Бигрәк тә керәшен биюен башка югарылыкта күрәсе килде аның. “Безнең әниләр биегәндә аякларын идәннән шудырып кына йөртәләр, Мәскәүнең “Березка” ансамбле биючеләре кебек. Бүгенгеләр аксак каз кебек титаклап сикерәләр”, – ди иде кайбер биючеләргә йөрәге әрнеп. Керәшен ансамблен дөньяга танытасы, “аһ” дип шаккатып тыңлатасы килде аның. Үзе арабыздан китсә дә аның теләге бүген дә актуаль булып кала дип саныйм.

Чаллыдагы бер очрашуымда  үзенең квартир ишеген ачып җибәргәч тә, шатлыгын түгәргә тотынды: “Кызлар, күрдегеземе, телевизордан Алина Прокопьева исемле кызны күрсәттеләр. Алена – минем яшь чагым.  Буй-сыны, тавышы да минеке. Җырлары да без үскәндәгеләр. Керәшенгә дә көн килде микәнни,  безнең культураны дәвам итүчеләр үсеп җитте микәнни?!”. Раиса Григорьевнаның ул чактагы халәтен язып кына аңлатып җиткерерлек түгел. Керәшен җыруларын яшьләр башкаруы бигрәк сөенечле булды аның өчен. Кызганыч, аның яшьлеген хәтерләткән Алинабыз хәзер керәшен җырларын башкармый. Моны белеп, Раиса апаның күңеле төшәр иде. Аның каравы, ут-ялкын  кебек бөркелеп Татьяна Ефремова дигән кызыбыз килеп чыкты. Аның җырларын тыңлаганда, “безнең Татый” дип кенә җибәрәбез. Кем турында сүз барганы исем-фамилиясез дә аңлашыла. Әй, шатланыр иде Раис апа Татыйны тыңлап. Инде берүк, кенәсе Алина кебек керәшен дөньясыннан юкка чыкмасын.

"Туганайлар"ның 15 еллыгы

 Раиса Григорьевна  – бөтен дөньясын сәхнәгә биргән кеше. Аның  гаиләсе дә, дуслары да балалары да шул – сәхнә, халыкка хезмәт итү. Бер макатулы исеме дә, бүләге дә булмаган килеш арабыздан китеп барды. Моны мин филармониянең ул вакыттагы җитәкчелеге тарафыннан шәхес язмышына ваемсыз караш, дип саныйм. Үзе андый бүләкләрне күрә аламса да, башкалар алганга балалар күк куана белә иде Раиса апа.

Язмам башындагы сүзләргә кире әйләнеп кайтам – без журналистлар бер-берләрен күреп беләмәгән карендәшләребезне таныштырабыз, күренмәс җылы җепләр аша алар күңелен тоташтырабыз, әйтәсе сүзләрен дөньяга ишеттерәбез. Исәннәрнең сүзләрен генә түгел, инде киткәннәрнең дә. Истәлек язмамда асыл керәшеннәребезнең берсе – җырчы Раиса апа Григорьевнаның үз “Туганайлар”ына җиткреәсе сүзләрен кабатладым. Күңел капкаларыгызны ачып, аның җан авазын ишеттегезме икән, кадерле укучылар?..

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афэрин!!!