Ураза майонезы
Төрледән-төрле

Ураза майонезы

Ураза майонезын үзегез дә ясый аласыз. Моның бер авырлыгы юк.

Кирәк булачак: лимон кислотасы яки согы, тоз, борыч, үсемлек мае, консервланган яшел борчак суы.

Борчакның суын сөзеп савытка салабыз. Шуңа тоз, борыч, лимон кислотасын салып блендер белән әкрен генә болгатабыз. Күбекле масса барлыккка килә. Шуңа үсемлек маен әз-әзләп кенә куша-куша, куерганчы блендер белән болгатабыз. Майонез әзер.

Фото: «Туганайлар»

 


Нет комментариев