Ураза ашлары: солы ярмасыннан котлет
Олы ураза кырыслыгы белән аерылып тора. Тик шулай да, тәмле, туклыклы ризыклар пешереп була.
Кирәк булачак: 1 стакан вакланган солы ярмасы (овсяные хлопья), 2 стакан кайнар су, 1 бәрәңге, 2 баш суган, 1 кишер, сарымсак, тәменчә тоз, яшел тәмләткечләр һәм кыздыру өчен май.
Ярма өстенә кайнап торган су салып, ярты сәгать чамасы тотабыз. Суган, кишер, бәрәңге һәм сарымсакны иттарткычтан чыгарабыз. Барлык компонентларны да кушабыз, тоз, тәмләткечләр өстибез, яхшылап болгатабыз һәм котлетлар ясыйбыз. Майда кыздырырга һәм пичтә пешерергә дә мөмкин.
Фото: «Туганайлар»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев