Туклыклы, тәмле ураза ризыгы.
Кирәк булачак: 250 грамм яшел чечевица, суган, кишер, помидор, кызыл борыч, сарымсак, үсемлек мае, су, тоз.
Кишерне кыргыч аша чыгарабыз, суган, борычны турап, бөтенесен майда кыздырабыз. Алтынсу төскә кергәч, сарымсак, помидор, тоз өстәп, капкачын ябып, тушить итәбез.
Чечевицаны яхшылап юарга, беразга суда калдырсагз да була. Аны яшелчәләр янына салып, су өстибез. Капкачын каплап, сүрәт утта 40 минут чамасы пешерәбез. Пешеп җитәрәк яшел тәмләткечләр салабыз.
Фото: «Туганайлар».
Нет комментариев