Хуҗабикәләргә файдалы салат рецепты.
Кирәк булачак: салат яфрагы, 1 пешкән күкәй, 1/2 кыяр, 3 аш калагы кукуруз, 60 гр үз согындагы тунец балыгы.
Соус өчен: 40 гр грекча йогурт, 1/2 чәй калагы горчица, 1 чәй калагы зәйтүн мае, тәменчә тоз.
Күкәйне турыйбыз, салат яфракларын кискәлибез. Кыярны үзегез теләгән зурлыкта турагыз. Тунец балыгын чәнечке белән бераз изәбез.
Соус өчен барысын бергә болгатабыз һәм салат өстенә салып бутыйбыз.
Йорт.Бакча.Рецептлар
Фото: «Туганайлар».
Нет комментариев