Туганайлар

Татарстан

16+
Төрледән-төрле

Суыткычтагы артык дымны ничек бетерергә?

Бу бик гади һәм экономлы ысул.

Суыткычта дымлылык дәрәҗәсе аз булганда, бактерияләр һәм гөмбәләр үрчүе сүлпәнәя. Бу дымлылык зуррак булган яшелчә-җимеш тартмаларында аеруча нык сизелә. Һәм менә суыткычка куелган губка артык дымны үзенә җыя ала. Бу суыткычта күгәрек пәйда булуына комачаулый.

Губка үзе турыдан-туры исне бетерми, бары тик артык дымны үзенә сеңдерә. Бу ысул яхшы эшләсен өчен берничә кагыйдәне сакларга кирәк. Суткычка коры һәм өр-яңа губка куярга кирәк. Файдаланган губканың тәэсире яхшы булмаячак. Аны яшелчә җимеш тартмасына яисә суыткычның арткы стенасына якын куярга кирәк.

Губканы атнасына бер тапкыр кайнар су белән юырга яисә соң яки уксус белән эшкәртергә һәм яхшы итеп киптерергә кирәк. Карая һәм исләнә башласа, тазасына алмаштырырга кирәк.

Бу бик гади һәм экономлы ысул, чөнки махсус дым йотучы контейнерлар сатып алырга кирәкми, ә нәтиҗәсе берничә көннән күренәчәк. Суыткыч озак вакыт чиста булып кала, азык бозылмый, җыештыру да аз вакытны ала.

Фото: нейросеть

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев