Шу - француз пироженное. Аны үзегез дә пешерә аласыз.
Кирәк булачак: 100 гармм он, 90 мл су, 2 күкәй, тоз, шикәр комы, 70 грамм сыер мае.
Савытка су салып, газга куябыз. Аңа сыер мае салып, ул эреп беткәнен көтәбез. Тоз, он салып, бер масса ясыйбыз. Сүндереп, 60 градуска кадәр суынганын көтәбез. Бераз вакыт узгач 2 күкәй салып, яхшылап болгатабыз.
Табага пергамент кәгазь җәябез. Аш калагы белән әлеге массаны салып, түгәрәк печенье формалары ясап чыгабыз. 10 минут 180 градуста духовкада пешерәбез.
Фото: Алиса Ахметшина
Нет комментариев