Петуния орлыгын кайчан утыртырга?
Бакчачылар петунияне орлыктан үзләре үстерергә яраталар. Иң отышлысы, февраль азагыннан алып март уртасына кадәр утырту.
Петуниянең орлыклары бик вак, шуңа да аларны ак кәгазьгә салсаң, утыртканда берәмләп алуы җиңелрәк. Үсентеләр өчен бакчадан алынган балчык, янган тирес һәм ком кушылган җиңел составлы туфрак әзерләргә, аңа бераз гына көл кушарга кирәк. Һәр стаканның уртасына берәр орлык салып, сак кына сиптергечтән (пульверизатор) чиста су сиптерәсең. Бераз җылытылган кар суы булса, аеруча яхшы. Грануллы орлыкларның ак составы су белән эреп төшәргә тиеш.
Петуния орлыклары бары тик яктыда гына чыга, шуңа алар өстенә ком да, балчык та сипмиләр. Бары тик стакан өстен үтә күренмәле полиэтилен кисәге белән каплап, аны резинка белән эләктереп куярга кирәк. Петуния үсентесендә яфраклар күренә башлауга, полиэтиленны берничә җирдән инә ярдәмендә тишкәләгез. Өч яфрак чыгаргач, тартма өстеннән пленканы алыгыз. Әгәр дә үсентеләрнең сабагы бик нык үсеп китеп, сыну куркынычы булса, яфракларына кадәр сак кына туфрак белән күмдерегез. Ныгып киткәч, өстен ешрак ачарга һәм түбән температурага тәрәзә төбенә куярга була. Болай иткәндә үсентене күчереп утыртмыйча, төбенә туфрак өсти-өсти үстерергә дә була.
Петуния ныклап үсеп киткәннән соң, тартманы тәрәзә төбенә күчереп куярга ярый. Бакчага күчереп утыртырга бер-ике атна кала, үсентене чыныктыру өчен, я балконга яки теплицага чыгара аласыз. Бу төнлә белән һава температурасы ун градустан түбән төшмәгән очракта эшләнә. Петуниягә атнага бер мәртәбә, сыек кына итеп, комплекслы ашлама эретмәсе сибәргә кирәк.
Фото: «Туганайлар»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев